Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Дилә Нигъмәтуллина: «Әнинең арабыздан киткәненә менә инде 10 ел булды»

«Күптәнге ниятебез тормышка ашты!»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина узган бәйрәм ялларында ниләр эшләгәнен күрсәтте. Шимбә көнне алар авылдагы йортны юганнар, ә инде якшәмбе көнне чип-чиста йортта аш уздырганнар.

- Күптәнге ниятебез тормышка ашты! Авылга кайттык, әнигә багышлап, Коръән ашы уздырдык. Безнең арабыздан киткәненә менә инде 10 ел булды. Гомер уза… Килгән барлык туганнарга, күршеләргә, әнинең дусларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Иң якын кешеләр килде, Аллаһка шөкер!

Безнең сүзне тыңлап, Йошкар-Оладан кайткан Ибраһим хәзрәткә рәхмәт! Өстәлләрне әзерләргә булышкан апаларыбызга, сеңелләребезгә мең рәхмәт! Сездән башка булдырып чыга алмас идек! Казаннан ук гөбәдияләр, чәк-чәк, кош теле пешереп килгән кайнанага мең рәхмәт. Менә ничек яратмыйсың инде аны. Бигрәк тә хәләл җефетләребезгә олы рәхмәтебез. Бу эшне башкарып чыктык, Аллаһка шөкер! Күңелдә әйтеп бетергесез нур, рәхәтлек һәм җылылык! – дип уртаклаша ул язылучылары белән.

Интертат

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев