Җиңү-80

Урысбага авыл җирлегендә 7 тыл ветеранын котладылар

Урысбага авыл җирлегендә 7 тыл ветераны яши.

- Әлеге хөрмәткә лаеклы кешеләребезне Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган медаль белән бүләкләдек, – дип хәбәр итә җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

Бәчек авылыннан – Тәскирә Габделхакова, Фәимә Сәлимханова, Түбән Урысбагадан – Мөнәвәрә Гыйльманова, Әлфия Мөхәммәткәримова, Зөлхия Хәкимова, Кече Ачасырдан Рабига Әдиятуллина, Гөлзифә Җамалиевага исәнлек, тыныч картлык, күңел көрлеге телибез.


Нет комментариев