Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Тыл ветераны Сания Хөснетдинова: «Авыр булды, әмма Җиңүгә нык ышандык»

Тыл ветераны Сания Хөснетдинова быел ике юбилейны берьюлы каршы алырга җыена.

Яшел Үзәндә читтән кайткан һәм ликвидацияләнгән предприятиеләр пенсионерларының Ветераннар советы 17 елдан артык эшли. Алар арасында Ленинград блокадасын узучылар, Бөек Ватан сугышы толлары, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары бар.

Бүген аның составында йөздән артык кеше исәпләнә. Аеруча, Бөек Ватан сугышын кичерүчеләр игътибарга лаек. Кызганычка, еллар узган саен аларның саны да кими.

Ватандашларыбыз, яшь бу­луларына карамастан, ил белән бергә сугыш кыенлыкларын кичергән. Мин аларны «сугыш балалары» дип атар идем.

Шуларның берсе Сания Хөснетдинова (кыз вакытында Мозаффарова) – тыл һәм хезмәт ветераны, 2009 елдан бирле Ветераннар советында исәптә тора.

Сания Мозаффарова 1930 елда Норлат районының Мамадыш-Әкил авылында туган. Әтисе – Шиһабетдин, әнисе Халисә иртә таңнан алып кара төнгә кадәр колхозда эшләгән. Алар балаларын да үз үрнәкләрендә авыр крестьян хезмәтенә өйрәткән. Гаиләдә 8 бала була, ә Сания – җиденчесе. Алар әти-әниләренә гел ярдәм иткән. Ачлык үзен һаман сиздереп торса да, зарланмаганнар. Бигрәк тә язга таба, запаслар калмагач, авыр булган.

Сания 1942 елда 4нче сыйныфны тәмамлый һәм укытучылар булмаганлыктан, мәктәп ябыла. Ә ике абыйсы Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала.

«Безнең өлешкә тигән авыр сынаулар вакытыннан алда олыгайтты», – дип исенә төшерә Сания апа.
1950 елда Сания һәм берничә яшь авылдашы Әзербайҗанның Баку шәһәренә эшкә китә. 1951 елда ул анда үзенең булачак ире, якташы, күрше Карашәм авылы егете Кәрибулла Хөснетдинов белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Сания машиналар төзү, компрессор җайланмалары заводларында эшли һәм лаеклы ялга да шуннан китә. Тормыш иптәше белән алар ике ул үстерә. Хәзерге вакытта Сания апаның дүрт оныгы, өч оныкчыгы бар.

Сания Шиһабетдин кызы Яшел Үзәнгә 1995 елда кайта. Хәзер улы Рифкать белән яши. Көр күңелле, өй эшләрен үзе башкара, фатиры да бик пөхтә.

Ул безгә үзенең тормышы турында сөйләде, хезмәте өчен бирелгән бүләкләрен, мактау грамоталарын күрсәтте: «Хезмәт ветераны», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», шулай ук юбилей медальләрен. Ә хәзер ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы медален көтә. Озакламый тыл ветераны үзенең 95 яшьлек юбилеен да билгеләп узарга җыена.

Бу кунакчыл өйдә берничә сәгать булып, саубуллашканда без Сания Шиһабетдин кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык, тынычлык теләдек.
 

Ринат Шәрипов,
Күченеп кайткан һәм ликвидацияләнгән
предприятиеләр Ветераннары советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев