Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

«Төнге убырлар»дан тынгысыз төннәр: Очучы һәм снайпер хатын-кызларга сугышта тиңнәр булмаган

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында СССР, хатын-кызлар хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашкан, үз илләре армиясендә хезмәт иткән бердәнбер ил булган. Сугышның, аз дигәндә, дүрт елында алар хәрби һөнәрнең күпчелеген үзләштергән.

Фотода Лидия Литвяк, соц. челтәрләрдән алынды

Пехота һәм кавалериядә, авиациядә һәм бронетанк гаскәрләрендә сугышкан, разведкадиверсия төркемнәре составына кергән, дошман эшелоннарын шартлаткан һәм хыянәтчеләрне юк иткән, снайперлар һәм пулеметчылар булган.…

Хатын-кызлардан өч авиация полкы формалаштырылган. Аларны еш кына «төнге убырлар» (ночные ведьмы) дип юкка гына атамаганнар. Моннан тыш, күп хатын-кыз гадәти авиация бүлекчәләре составында да сугышкан, әйтик Валентина Гризодубова — рекордлы ераклыкка очкан өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче хатын-кыз (1938 елда) – ерак хәрәкәт авиация полкы белән җитәкчелек иткән.

Ике очучы – Екатерина Зеленко һәм Лидия Литвяк Советлар Союзы геройлары була. Икесенә дә бу исем 1990 елда гына бирелгән. Өлкән лейтенант Зеленко – дөньяда һава таранын башкарган бердәнбер хатын-кыз. 1941 елның 12 сентябрендә үзенең СУ-2 бомбардировщигында ул таран белән немец «Мессершмитт»ын юк итә.

Кече лейтенант Литвяк – Икенче Бөтендөнья сугышының иң нәтиҗәле хатын-кыз истребительләренең берсе. «Белая Лилия» исәбендә – дошманның бәреп төшерелгән 11 самолеты. Лида Литвяк 1943 елның 1 августында һава сугышы вакытында һәлак була. Озак вакыт аның үлеме нечкәлекләре билгесез кала, һәм бары тик 1971 елда гына туган якны өйрәнүчеләр батыр очучының Донецк өлкәсендәге Дмитровка авылы янындагы туганнар каберлегендә җирләнгән урынын тапкан.

1993 елда Россия Герое исеме шул ук полк очучысы Екатерина Будановага бирелә. Аның сугышчан исәбендә шулай ук 11 җиңү.

Үзәк снайперлар мәктәбен тәмамлаган кызлар искиткеч батырлыклар күрсәткән. Алты снайпер хатын-кыз Советлар Союзы герое була, әйтик, сугышның иң нәтиҗәле снайперы Людмила Павличенко – 309, Мария Поливанова – 140, Наталья Ковшова – 167, Татьяна Костырина – 120, Татьяна Барамзина (төгәл саны билгесез) һәм Алия Молдагулова 78 немец солдатын юк иткән. Аларның барысы да үлгәннән соң гына бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев