Сезнең батырлык безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр!
Шәһәребездә беренчеләрдән булып 10нчы «Йолдызлык» балалар бакчасы Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена һәм «Ватанны саклаучылар елы»ның рәсми ачылышына багышланган чара уздырды.
Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә, Әфган һәм Чечен сугышында булучылар, МХО катнашучыларына ярдәм итү «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Фирая Вахрамеева, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары чакырылган иде.
– Барчагызны да Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару, Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена, «Ватанны саклаучылар елы»ның рәсми ачылышына багышланган чарада күрүебезгә бик шат! Бәйрәмебезгә тәрбиячеләребез дә, тәрбияләнүчеләребез дә ныклап әзерләнде, – дип белдерде бакча мөдире Фәридә Шакирҗанова.
Сугыш… Әйе... күпме кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган шушы дәһшәтле сугыш еллары турында хәтер безнең балаларыбызда, алдагы буыннарда да саклансын иде. Без, үз чиратыбызда, яшь буынга аның мәгънәсе, нәтиҗәсе һәм бәясе турында җиткерергә омтылырга тиеш. Әлеге чара да мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ватанпәрвәрлек, гражданлык, Ватанны саклаучылар истәлегенә хөрмәт хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Бәйрәм 3нче төркемгә йөрүчеләрнең «Россия флагы» дип аталучы биюеннән башланды. 9нчы төркем балалары Россия һәм Татарстан гимнарын башкарды. Аннан соң Бөек Ватан, Әфганстан һәм махсус хәрби операциядән (алар арасында бакчада тәрбияләнүчеләрнең әтиләре дә бар) әйләнеп кайтмаган барлык каһарманнарга хөрмәт йөзеннән бер минутлык тынлык игълан ителде... Җырлар, шигырьләр һәм биюләр залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмады, күзгә яшьләр килде.
1945 елда, җиңүне бәйрәм иткәндә, барысы да кешелек тарихында соңгы сугыш тәмамлануына ышанган. Әмма язмыш, кызганыч, икенче төрле хәл итте. Шулкадәр кан, күз яшьләре түгеп, миллионлаган корбаннар биреп тынычлык яулап алучыларның оныклары янә кулларына корал алды.
– Безнең «Ватанны саклаучылар» фонды МХОдән кайткан көрәшчеләребезгә, якыннарын югалткан гаиләләргә һәм хәбәрсез югалган солдатларның туганнарына кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Шушы искиткеч матур чарага чакыруыгыз өчен рәхмәтләремне белдерәм. Барлык ветераннарыбыз каршында баш иям, без һәрбарчабыз да тыныч, матур тормышта яшәвебез белән сезгә бурычлы. Бик зур рәхмәт! – диде Фирая Вахрамеева.
Шәхсән үземнең, балалар бакчасы җитәкчесе һәм әлеге чараны оештыруда катнашучы хезмәткәрләрнең барысына да «афәрин» дип әйтәсем килә. Бәләкәчләрнең чыгышын караганда сокланып, горурланып утырдым. Бүгенге көндә якты, матур балалар бакчаларына йөрүче, тыныч илдә яшәүче балалар, әти-әниләре, тәрбиячеләре ярдәме белән, үз гомерләрен кызганмыйча, Бөек Җиңү яулап алган батыр сугышчыларны беркайчан да онытмас дип өметләнәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев