Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Күлбаш һәм Карагуҗа авылларында тантаналы митинглар үткәрелде

Төтрәндергеч, зур бәяле бәйрәм - «Бөек Җиңү» көненең 80 еллыгын билгеләп үтәбез бүген!

Көтеп алган Бөек Җиңү көне,
Йөрәкләргә калган сызылып.
Без зурлыйбыз сезне, Җиңгән буын,
Барыбыз да бергә җыелып!

Кан-яшь коеп, авырлыклар аша,
Алар Җиңүләргә илткәннәр.
Бик күпләре, тыныч тормыш күрми,
Дөньядыктан иртә киткәннәр.
Мең-мең рәхмәт сезгә, ветераннар!
Сез безне - "Бүгенле" иткәннәр!

- Күлбаш һәм Карауҗа авылларында тантаналы митинглар үткәрелде. Авылларыбызның зур хөрмәткә лаек тыл ветераннарына дәүләт тарафыннан һәм җирлегебез депутаты булып торган Ленар Рүзәл улы Хуҗиәхмәтов тарафыннан әзерләнгән махсус бүләкләр тапшырылды. Бабаларыбызга дан җырлаучы һәйкәләне урнаштырган һәм төзекләндерергә булышкан, төп чыгышы белән авылыбыздан булган Артур Рашидовичка чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Дөньяларыбыз имин, күкләребез аяз, күңелләребез тыныч булып, тату яшәргә насыйп булсын алдагы көннәрдә, – дип яза Карагуҗа җирле үзидарә башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев