Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Юынчы авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг узды

9 май көнне Юынчы авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг булып узды.

- Чарада бик матур, дулкынландыргыч сүзләр сөйләнде. Дәһшәтле сугыш елларының ачысы, авылдан сугышка чыгып киткән авылдашларыбыз турында истәлекләрен яңарттык. Бу чарада Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәүче ир-егетләребез дә катнашты. Аларга һәм авылыбызның 70 яшьтән арткан 37 өлкән буын кешеләренә мәчетебез бүләкләр тапшырды. Киләсе бәйрәмнәрне дә бергәләп каршыларга насыйп булсын, – дип сөйли Әсхәт Садыйков.

Бәйрәм ике өлештән торды. Көндез һәйкәл янында митинг һәм «Үлемсез полк» йөреше булса, кич мәдәният йортында театральләштергән концерт программасы тәкъдим ителде.

Илебез тыныч, күгебез аяз булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев