Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Исеме ташка уелган беренче яшел үзәнле

Шәһәрнең бер урамы Иван Заикин исемен йөртә.

Вакытның үз тарихы бар – хәтер. Шуңа күрә миллионлаган кешенең гомерен өзгән, кеше тудырган бөек кыйммәтләрне җимергән рәхимсез сугышлар онытылмасын иде.

Бөек Ватан сугышыннан ераклашкан саен, алар кеше хәтереннән дә чыга бара. Шуңа да, геройлар истәлеген саклау өчен исемнәре ташка уела. Яшел Үзәндә 11 герой исеме белән урамнар аталган. Беренчесе – Иван Заикин. Ул «Железняк» партизан бригадасында сугыша. Бүлек хәрби техника белән 4 поездны шартлата, «рельс сугышы» барышында сугышлар алып бара.

1978 елның 28 октябрендә безнең шәһәрдә, ВЛКСМның 60 еллыгы алдыннан, партизан хәрәкәтенең Үзәк штабы йөкләмәсен үтәгәндә Белоруссиядә һәлак булган И.В. Заикин барельефы төшерелгән мемориаль такта ачу тантанасы була. Авторы – скульптор Әмир Заһиров. Иван Васильевичның үлеме турында шәһәр комсомоллары, сугышчан дан маршруты буенча Минскига мотоузыш ясап, өйрәнә, орден һәм медальләре музейда саклана. Биографиясендә булган кызыклы очрактан өзек: «Әбиемнең көмеш медальоны бар иде. Ул аны әнигә, ә әни миңа бүләк итте, фронтка киткәндә, муеныма такты: «Аны үзең белән йөрт, үлем сине читләтеп үтәр», – диде. Башта карыштым, аннары тактым.

Ә ул тимер мине берничә тапкыр пулядан коткарды». 1943 елның августында И.Заикин хат яза: «Әни, мине зинһар өчен, ачуланма, әбиемнең медальоны сугыш кырында өзелде. Үзем исән-сау. Барысына да сәлам». Шуннан соң озак та үтми ул каты бәрелештә һәлак була. Бәлки, шушы медальон аның тормышына зур өлеш керткәндер, әмма барыбер, ул – Герой. Зур хәрефле Герой.

Фото: «Зеленый Дол»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев