Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Җиңүгә 80 ел тула. Кеше гомере өчен күп вакыт, ә сугыш турындагы истәлекләрнең чиге юк...

Җиңүчеләр өчен горурлыгыбыз һәм һәлак булганнар өчен уртак кайгыбыз мәңгегә безнең белән кала. Әлеге, хәзерге буын өчен ерак Җиңү хөрмәтенә без әлегә кадәр мемориаллар төзибез, ә балалар, гаиләләренең героик үткәннәре белән горурланып, иншалар язуларын дәвам итә.

9 Май – барлык буыннарны берләштерүче бердәнбер бәйрәм. Һәм бу һәрвакыт шулай булачак. Зур Җиңү турындагы хәтер ничек болай озын соң?

Сугышта булганнарның аңлатып булмаслык рухи халәтләрен саклаган хикәятләреннән... Дошман яулап алган шәһәрләрдә, авылларда яшәүчеләрнең сөйләүләреннән... Көн саен фронттан хат көткән солдат аналарының күз яшьләреннән…

Әтиләрен сугышка озатып, алар урынына станокка баскан яшүсмерләрнең хезмәт батырлыкларыннан... Тирән хисле һәм кичерешләргә бай меңнәрчә истәлекләр.

Алар документаль басмалар, кино сюжетлары һәм әдәби әсәрләр нигезенә салынган... Һәм һәр гаиләнең буыннан-буынга тапшырылып килгән үз хатирәләре бар. 

Хөрмәтле райондашлар, сездән дә хатлар, шалтыратулар көтәбез, сөйләрлек хатирәләрегез барлыгына иманыбыз камил, сугыш кагылмаган бер генә йорт та юк бит

Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев