Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Яшел Үзәндә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын шәһәр күле территориясендә урнаштырачаклар

Бу хакта бүген район башлыгы Михаил Афанасьев «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Халык программасын гамәлгә ашыру комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Әлеге карар массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша шәһәрлеләрнең фикерен җыйганнан соң туа. Әлбәттә инде иҗтимагый оешмалар активистлары, сәнәгатьчеләр һәм ветераннар Советы белән очрашулар уздырып та сөйләшәләр.

Стела дизайнын Денис Стритович җитәкчелегендәге скульптор-монументалистлар әзерләгән, ул илнең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда урнаштырылган «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стелаларының күпчелегенең авторы.

25 метрлы конструкция һәм пилоннар яктырту элементлары белән җиһазландырылачак.

Стеланы якынча сентябрьгә урнаштырырга ниятлиләр.

Фото ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев