Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Яшел Үзәндә ветераннарга «Җиңүнең 80 еллыгы» медальләрен тапшырдылар

Ветераннарыбызга «Җиңүнең 80 еллыгы» медальләрен һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Яшел Үзән шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы Указын тапшырдык.

  • Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Федорович Балахонов, 98 яшь.

Ул 1944 елда СССР дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының чик буе фронтында матрос булып хезмәт иткән. Шулай ук бүген Михаил Федоровичка "ТР Яшел Үзән районы мактаулы гражданины" исеме бирелде.

Михаил Федорович II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале, "Советлар Союзы Адмирал Флоты Н.Г. Кузнецов" медале, "1976 елгы социалистик ярышлар җиңүчесе" билгесе белән бүләкләнгән.

  • Әнисә Кигир кызы Галимова, 93 ел – тыл хезмәтчәне.

Бөек Ватан сугышы чорында Кигинск районы колхозында эшләгән. Соңрак Чиләбенең балалар учрежденияләрендә шәфкать туташы вазифасын башкарган. Аннан соң Яшел Үзәнгә күченгән.

  • Федотова Анна Николаевна, 93 яшь – тыл хезмәтчәне.

Рус Шырданы авылында туган. Сугыш елларында «Яңа хезмәт» колхозында эшләгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Зөя колониясендә, аннары ит комбинатында эшләгән.

  • Әсхәт Әхмәт улы Абсатәров, 93 яшь – балигъ булмаган концлагерь тоткыны.

Сугыштан соң Әсхәт Әхмәт улы 4 ел СССРның хәрби-диңгез флоты составында хезмәт иткән, «өлкән лейтенант» исемен йөрткән. 1961 елда Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросына эшкә урнашкан.

ЗПКБ Почет китабына кертелгән. 1985 елда яңа техника булдыруда катнашкан өчен СССР Дәүләт премиясе бирелгән. "Россия Флотына 300 ел" юбилей медале белән бүләкләнгән.

Михаил Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев