Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты коллективы исеменнән Бөек Җиңү көне белән котлыйм!» - Әүфәр Галиев

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, яшел үзәнлеләр!

9 Май – күпмилләтле халык батырлыгына хөрмәт һәм дан, мәңгелек хәтер һәм җиңүчеләрнең каһарман буынына чиксез рәхмәтле булу көне.

Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез. Кешеләр күңелендә хәтер һәрвакыт яшәячәк һәм туган ил иреге өчен гомерен биргән һәркемнең исемен саклаячак. Ә безгә һәм киләчәк буынга ата-бабаларыбызның батырлыкларын данлап, җиңүчеләр исеменә лаек булып, игелекле гамәлләр кылып яшәргә язсын.

Кадерле дуслар, бу истәлекле көнне сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе телибез! Бу май көннәре йөрәкләрегезне туганнарыгыз һәм якыннарыгыз аралашуы белән җылытсын, өйләрегезне тынычлык һәм яхшы кәеф белән тулыландырсын!

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән!

Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ генераль директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев