Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Яшел Үзән шәһәре мэрының Җиңү көне белән котлавы

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле Яшел Үзән районы халкы! Сезне Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!

45нең җиңүле маеннан безне 80 ел аерып тора, әмма бу бәйрәм тарихка мәңгелеккә язылган!
Дистәләгән еллар уза тора, буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү турындагы истәлек миллионлаган кешеләрнең йөрәгендә саклана. Яшел Үзәннең һәр гаиләсендә, диярлек, безнең азатлык һәм тыныч күк йөзе хакына үз гомерләрен биргән якыннары бар. Җиңү өчен көрәш фронтта да, тылда да барды. Без азатлыгыбыз өчен гомерләрен биргән Бөек Ватан сугышы геройлары алдында баш иябез. Бүген районыбызда, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге күрсәтеп, 4 Бөек Ватан сугышы ветераны, 283 тыл хезмәтчәне яши. Яшел Үзән районында алар үрнәгендә тәрбияләнгән тулы бер буын бүген махсус хәрби операция зонасында Россия иминлеге өчен көрәшә.

Бу тантаналы көндә мин барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

Михаил Афанасьев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев