Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Уразлы авылында гомер итүче тыл ветераннары Суфия Шәйхетдинова, Рәисә Сөнәгатова һәм Мәүлия Мөхәммәтҗановага медальләр тапшырылды.
– Аларга саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш теләп калабыз, – дип яза Олы Яке мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова.
Котлауларга без дә кушылабыз, ветераннарыбыз алдында баш иябез. Тормышлары тыныч, саулыклары нык, кәефләре күтәренке булсын.
Нет комментариев