Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Яшел Үзән машина төзелеше заводы АҖ филиалы директорының Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлау сүзе

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! 9 Май – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.

9 Май – илебезнең һәр кешесе өчен әһәмиятле һәм дулкынландыргыч бәйрәм, аны без күптән көтелгән Бөек Җиңү көнен якынайткан данлыклы Ватанны саклаучыларга, фронтта һәм тылда батырларча көрәшкән каһарманнарга тирән хөрмәт йөзеннән билгеләп үтәбез. Өлкән буыннар яулаган Җиңү бүген дә безнең рухыбызны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга ярдәм итә. Бәйрәм белән котлап, барчагызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күтәренке рух, бәхет һәм муллык телим. Илебездә һәрвакыт кояшлы күк йөзе булсын, ә өйләребез шатлык, мәхәббәт һәм җылылык белән тулсын! Бөек Җиңү көне белән!

Иван Соловцов,

«КМПО» – Яшел Үзән машина төзелеше заводы АҖ филиалы директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев