«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм» - Игорь Бабушкин
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, яшел үзәнлеләр!
Сезне илебез тарихында истәлекле дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Бу Россиянең төп бәйрәме, Ватанның бөеклеге һәм даны символы. Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре – Сез Җиңү көненең төп геройлары. Бөек батырлыгыгыз, ныклыгыгыз турындагы истәлек безгә барлык авырлыкларга каршы торырга ярдәм итә, Россиянең чәчәк атуы, җиребездә тынычлыкны саклап калу, киләчәк буыннарның бәхетле тормышы хакына яңа казанышларга рухландыра. Барчагызга да ихластан тынычлык, сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телим. Бөек Җиңү көне белән!
Игорь Бабушкин,
«Эра» Яшел Үзән предприятиесе АҖнең генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев