Бер гасыр гомер – Аллаһ рәхмәтедер
Узган бәйрәм көннәрендә, хәзерге вакытта Осиново бистәсендә кызы гаиләсендә кадер-хөрмәттә матур картлык кичерүче тыл хезмәтчәне Мария Совкова үзенең 100 еллык юбилеен билгеләде!
Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникова юбилярны котларга үзе барды.
Мария Гавриловна, оптимистик рухыгыз, көләч йөзегез белән, сез безнең буын кешеләренә илһам бирәсез, дөньяның гүзәллегенә күзләребезне ачасыз! Хезмәтегез һәм илебезгә керткән өлешегез өчен рәхмәт сезгә, – диде Эльза ханым, чәчәкләр һәм бүләк тапшырып.
Мария Гавриловна 1925 елның 1 маенда Луганск өлкәсенең Хорошее авылында туа. Аның гаиләсендә алты бала була: әтисе итекче, әнисе шахтада эшли. Ул бик яхшы укый, ләкин 7нче сыйныфны гына тәмамлый ала һәм укуын сугыштан соң дәвам итә.
Сугыш башлангач, аларның гаиләсен Куйбышев шәһәренә эвакуациялиләр. Анда Мария авиация заводында хезмәт итә. Булачак ирен очрата, аларның тырыш, күркәм гаиләсендә өч кыз туа.
1961 елда Мариянең ирен демобилизацияләгәннән соң, гаилә Казанга күченә. 36 яшендә Мария Пединститутка укырга керә һәм аны экстерн рәвештә тәмамлый. Ул күп еллар Ленин районының 31нче мәктәбендә математика фәнен укыта.
– Җир йөзендә бер гасыр гомер итәрмен дип уйламаган идем. Сугыш чорында күргән михнәтләр өчен Аллаһ бүләгедер дип уйлыйм. Сезнең туган көнем белән котларга килүегез минем өчен иң зур бүләк, бер бәйрәм. Бик зур рәхмәт сезгә! Без башка буын кешеләре, бүтән заманда яшәдек, дисәм дә була. Һәм безнең өчен байлык та, акча да кыйммәткә ия түгел. Безгә бары тик менә шундый игътибар бик кадерле! – диде Мария апа, ихлас рәхмәтле булып. – Тормышлар бик матур хәзер, бар да бар, шөкер. Ил-көннәребез тыныч булсын, киләчәк буыннарга илебез эчендә кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын. Махсус хәрби операциядәге ватанны яклаучылар исән-имин кайтып, якыннарын шатландырсын!
Амин! Үзе сугыш чорын башыннан кичергән юбилярның теләкләре чынга ашсын, берүк! Хәзерге вакытта 100 яшьлек Мария Гавриловна алты оныгына, җиде оныкчыгына һәм оныгының баласына сөенә. Без аны шундый олы юбилее белән котлавыбыз белән бик тә бәхетле!
Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев