Җиңү-80

Бәчектә чаңгы шуу бәйрәмен якынлашып килүче Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үзенчәлекле итеп үткәргәннәр

Түгәрәк юл ясап, эченә 1945-2025 диеп язып, 80 тапкыр шул юлны үттек.

- Рәхмәт клуб, мәктәп, китапханә хезмәткәрләренә. Катнашучылар камыр ризыклары пешереп килгәннәр иде, соңыннан учакта пешкән карабодай боткасы, самовар чәе, тәмле ризыклар белән сыйландык. Истә калырлык, күңелле чара булды, – дип сөйли Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

Афәрин!


Нет комментариев