Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Әхәт абыйга сугыш михнәтләрен генә түгел, ә бала югалту ачысын да күрергә язган...

Яшел Үзән районында гомер итүче дүрт бөртек Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе – Әхәт Латыйпов Әйшә авылында яши.

Әхәт Таһир улы балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен генә түгел, Россиянең барлык ир-атлары өчен дә лаеклы үрнәк булып тора. Әле узган елның көзендә зурлап 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Котларга килгән район башлыгы Михаил Афанасьев та соклануын белдереп: «Раббыбыз Сезгә ныклы сәламәтлек бирсен һәм 105 яшьлек юбилеегызда да шушы ук состав белән очрашырга насыйп булсын!» – диде.

Әхәт абый Әлки районы Алпар авылында туа. 1942 елның 19 сентябрендә 17 яшендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Марий АССР Суслонгерының 119нчы уку полкына эләгә. Уку частеннән 1943 елның мартында фронтка җибәрелә. Сугышларда Курск дугасында катнаша, өч тәүлек буе бертуктаусыз атакадан соң, аның иңбашы һәм аягы яралана, контузия ала. Бик озак берни ишетми һәм начар күрә. Ике айлык дәваланудан соң аны комиссовать итәләр һәм өенә озаталар. Туган җирендә ул колхозда кладовщик булып эшли башлый. Чистай техникумын тәмамлый һәм механик һөнәрен үзләштерә. Озак еллар автотранспорт предприятиесендә баш инженер булып эшли.

Әхәт абый 1947 елда гаилә кора һәм тормыш иптәше белән бергә 76 елдан артык гомер кичерәләр. Әнвәрия апа җиде бала таба, икесе кечкенә вакытта ук вафат була: 2 малай һәм 3 кыз үсәләр. Бүгенге көндә өч кызлары гына исән-сау.

Ир балаларның язмышы аянычлы була. Менә шулай, Әхәт абыйга сугыш михнәтләрен генә түгел, ә бала югалту ачысын да күрергә язган. Моннан ике ел элек зәхмәт чирдән гомерлек юлдашы да бакыйлыкка күчә. Бүген исә, ул кызы Эльмира тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Оныклары, оныкчыклары янәшәсендә, хәлен белеп торалар. 100 яшьтә булса да, тормышны яратып, һәр туар көннең кадерен белеп яшәве дә күпләргә үрнәк итеп куярлык. Чөнки тыныч картлыгын тәэмин итүче, «әти» дип өзелеп торучы кызы янында. Яшенә күрә, Әхәт абый да, сөбеһанАллаһ, диярлек әле: үз аягында йөри, дөнья хәлләрен белеп тора һәм озын гомерле булуның сере дә бар – ул аны һәрнәрсәне тыныч кабул итеп, матур һәм риза булып яшәүдә күрә.

Сугыш ветераны түземсезлек белән Җиңү көнен көтә. Иң зур теләге – дөньяга тынычлык алып килгән 9 Май көнен күрү. Сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә кичергән Әхәт абый илебезнең киләчәге өчен борчыла. Чын күңеленнән көннәребезгә иминлек килүен, махсус хәрби операциядән егетләребезнең исән-сау өйләренә кайтуларын тели. Тынычлыкның нинди югалтулар бәрабәренә яулануын яхшы белгән ветеранның теләге бары шул.

Әхәт абый Латыйпов 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев