Акъегет авылы «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясендә катнаша
Акъегет белем бирү мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.
- "Җиңү тәрәзәләре" акциясе кешеләргә Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт белдерергә һәм һәлак булганнарны искә алырга мөмкинлек бирә. Акциядә катнашуыбыз белән Без Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын искә алабыз. Безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән ветераннарыбызга барысына да рәхмәтебезне белдерәбез. Җиңүнең 80 еллыгы белән!!! Укучылар, афәрин, – дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев