«9 Май – илебез өчен иң мөһим дата, рух көчен, яшәү теләген һәм Ватаныбызга тугрылыкны гәүдәләндерүче төп бәйрәм» - Евгений Жирков
Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән 9 Май – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм!
9 Май – илебез өчен иң мөһим дата, рух көчен, яшәү теләген һәм Ватаныбызга тугрылыкны гәүдәләндерүче төп бәйрәм. Бу көнне без барыбыз да батыр ата-бабаларыбыз өчен гаҗәеп бердәмлек һәм горурлык хисләре кичерәбез. Вакыт безне сугыш елларыннан никадәр күбрәк аерса да, вакыйгаларның һәм героик батырлыкларның тарихи әһәмиятен шулкадәр ачыграк аңлыйбыз. Бу безне берләштерүче һәм сынаулар алдында җиңелмәс итүче дата. Өлкән буыннар яулаган Җиңү бүген дә безне яңа казанышларга илһамландыра, рухыбызны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга ярдәм итә. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз 1941-1945 елларда Ватанны фашистлардан саклаган бабайларның курку белмәс, лаеклы оныклары. Һәммәсе дә исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын, илебездә тынычлык урнашсын иде.
Кадерле ветераннарга һәм барыгызга да чын күңелдән тынычлык, сәламәтлек, бәхет, күңел көрлеге, гаиләләрегезгә муллык һәм иминлек телим!
Евгений Жирков,
«Яшел Үзән ПКБ» АҖнең генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев