Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

БТИга йомышың төшсә

БТИ халыкка хезмәт күрсәтүнең яңа төрен тәкъдим итә: 2011 елның 1 августыннан БТИга , күчемсез милек, җир, бакчага, гаражга техник паспорт ясату, бүтән мәсьәләләр буенча йомышыңны үтәүне сорап, интернет аша электрон почта буенча мөрәҗәгать итәргә була. Болай эшләгәндә документларны алганда гына БТИга үзеңә килергә кирәк. Электрон почта буенча әлегә 50...

БТИ халыкка хезмәт күрсәтүнең яңа төрен тәкъдим итә: 2011 елның 1 августыннан БТИга , күчемсез милек, җир, бакчага, гаражга техник паспорт ясату, бүтән мәсьәләләр буенча йомышыңны үтәүне сорап, интернет аша электрон почта буенча мөрәҗәгать итәргә була. Болай эшләгәндә документларны алганда гына БТИга үзеңә килергә кирәк. Электрон почта буенча әлегә 50 заявка кабул ителгән.

Техник инвентаризация бюросына (халык теленә БТИ дип кергән) - республика дәүләт унитар предприятиесенең 4нче районара филиалына йомышы төшмәгән кеше сирәк бүген. Филиалның төп эше - торак фондын, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны, торак булмаган корылмаларны, сәнәгать объектларын һәм биналарны (милек формасының нинди булуына карамастан) техник инвентарьлаштыру, исәпкә алу, паспортлаштыру. 2011 елда физик затлардан 6670 заявка алынган, юридик затлар белән 375 килешү төзелгән.
Былтыр салым салу максатыннан, тәмамланмаган төзелешкә регистр алып бару һәм күчемсез милек объектларын яңадан бәяләү өчен, җирле бюджеттан 156000 сум акча күчерелгән һәм ул тулы күләмдә файдаланылган. 2012 елга мондый максатка 149000 сум акча бирелгән.
Җитәкчеләр киңәшмәсендә, техник инвентаризация бюросы җитәкчесе Эльвира Загребина билгеләгәнчә, филиал төп эшеннән тыш, физик һәм юридик затларга җир кишәрлекләренең картасын һәм геодезик планын төзи, чик буен билгели. Җир кишәрлекләрендә корылмаларның булу-булмавы хакында белешмә әзерләп бирә. Узган елда күчемсез милек объектларының, җир кишәрлеге, автотранспортның базар бәясен билгеләү буенча - 697, ипотека буенча 296 заявка кабул ителгән. Яңа төр хезмәтләр күрсәтелә башлаган: судка төзелеш-сәүдә экспертизасы әзерләнә, биналарга һәм корылмаларга проект ясала, 2011 елда 67 фатирның планы үзгәртелгән һәм соңыннан ул законлаштырылган; агент хезмәте күрсәтелә, документларның күчермәсе ясала, объектларның сату һәм сатып алу буенча декларацияләр һәм килешүләр әзерләнә, доументларны Росреестрга бирү эше алып барыла. Җир кишәрлекләренә һәм күчемсез милек объектларына кагылышы булган бөтен төр хезмәт күрсәтелә. Муниципаль районда торак йортларның 84 проценты инвентарьлаштырылган. 2011 елда гомуми мәйданы 30,68 мең квадрат метр булган 212 торак йорт сафка баскан, шуның 17се - ведомство йорты. Шулай ук 11812 бакча өен, 8465 гаражны һәм бүтән корылмаларны теркәгәннәр.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250