Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Үзеңә тормыш юлдашын сайлаганда Ислам иң беренче нәрсәгә игътибар итәргә өйрәтә?

Укучыларыбыз ай саен активлаша бара һәм Ислам нечкәлекләренә кагылышлы бик күп сораулар җибәрә. Традиция буенча, аларга шәһәребезнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

Ислам – Аллаһ Тәгаләнең кешене туры юлга һәм тәкъвалыкка алып баручы хак дине. Безнең диндә барлык эшләр һәм гамәлләр Изге Коръәндә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтендә иңдерелгән белемнәргә нигезләнеп башкарыла. 

– Әссәламу аалейкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хәзрәт. Үзеңә тормыш юлдашын сайлаганда Ислам иң беренче нәрсәгә игътибар итәргә өйрәтә?

– Вә галейкүм әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Тормышыңны бәхетле һәм ислам принцип­ларына туры китереп яшәрлек яхшы тормыш иптәшен сайлау катлаулы бурыч булып тора. Ләкин динебез бу мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмый, барысы да аңлатылган. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйткәнчә, кеше үзенә тормыш иптәшен дүрт билге: статусы, финанс хәле, матурлыгы, динлелек һәм диндарлык буенча сайлый. Динлелектә һәм диндарлыкта иң яхшысын сайларга кирәк. Матурлыкка күнегәсең, статусы һәм байлыгы сине кимсетергә мөмкин, ә менә динилек – гаилә нигезе булырлык чын сыйфат. Тагын бер мөһим нәрсә – борынгыдан, әби-бабаларыбыз заманында булганча, кәләш сайлауда ата-аналарның ярдәм итүе. Чөнки, яшьләр беренче чиратта тышкы кыяфәткә һәм, күпчелек очракта, бары шуңа гына игътибар итә – ә бу хата. Ата-аналарның бу мәсьәлә белән шөгыльләнә башлавының өстенлекләре исә:

  • кайгыртучанлык күрсәтеп, балаларына бары тик яхшылык кына теләгәнлектән, алар игътибарлы һәм хисләргә азрак бирешүчән;
  • «алма алмагачыннан ерак төшми» гыйбарәсеннән чыгып, ата-анасына һәм егет яки кызның тулы гаиләдә тәрбияләнүенә;
  • белеменә;
  • тәрбиясе һәм үз-үзен тотышына;
  • социаль статусына (тиң­ме, тиң түгелме) карый.

Яшьләр исә, бу хакта тормыш тәҗри­бәсе һәм зирәклеге булмау, гормоннар һәм хис-кичерешләрнең көчле йогынтысы аркасында, уйламый. Аллаһы Тәгаләнең Коръән аятендә әйткән: «Яхшы хатын-кызлар – яхшы ирләр өчен, яхшы ирләр – яхшы хатын-кызлар өчен» дигән сүзләрен истә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев