Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Туй үткәрү өчен бурычка акча яки кредит алырга ярыймы?

Укучыларыбыз ай саен активлаша бара һәм Ислам нечкәлекләренә кагылышлы бик күп сораулар җибәрә. Традиция буенча, аларга шәһәребезнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

– Бурычка – ярый, ә кредитка – юк. Бурыч турында сөйләгәндә, аның күләмен һәм тизрәк түләү мөмкинлекләреңне исәпкә алырга кирәк. Уйлагыз, ә мәҗлесне шулкадәр күләмдә бурычка батып үткәрергә кирәкме, ул чараны якыннарың белән генә тыйнаграк ясау акыллырак карар булмасмы? Кредитка килгәндә исә, бу – Аллаһы Тәгалә әйткән ачык хәрәм: «И, иман китергәннәр! Аллаһтан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, әгәр хак мөэмин булсагыз, рибаның (кредит һәм процентлар) калган өлешен алмагыз! Әгәр дә сез моны эшләмәсәгез, белегез: Аллаһ һәм Аның Илчесе сезгә сугыш игълан итә». Яшьләргә гаилә тормышын шундый авыр гөнаһтан башларга һәм Аллаһ Тәгалә белән сугыш халәтендә булырга мөмкинме? Әлбәттә, юк һәм тагын бер тапкыр юк! Безне моннан Раббыбыз сакласын! Югарыда әйтелгәннәргә өстәп әйтәм: кешеләр никахны исламның барлык кагыйдәләре һәм кануннары буенча үткәрә. Эчемлекләр һәм ислам тарафыннан рөхсәт ителмәгән башка мизгелләр булган туй турында болай әйтеп булмый. Менә хәзер уйлап карагыз инде: үзегезнең тормышыгызны нәрсәдән башларга телисез – иң начар гөнаһларданмы? Аллаһ сакласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев