Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Нәзарәт 2025 елда Рамазан өчен фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләде

28нче февральдә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә.

Зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 720 мең сум (алтын буенча).

Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 57 мең сум (көмеш буенча).

Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум.

Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Рамазан уразасы 2025нче елның 1нче мартында (шимбә) тотыла башлый.

Беренче тәравих намазы 2025нче елның 28нче февралендә ястү намазыннан соң укыла.

Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә.

Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 29нчы мартта.

Ураза бәйрәме быел 30нчы мартка туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

Тимергали хәзрәтнең телеграм сәхифәсеннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев