Начар уйлар килгәндә нишләргә?
Кайвакытларда безнең башка төрле уйлар килә һәм без моны үзебезнең уйлар дип кабул итеп, кирәкмәгән нәтиҗәләр ясыйбыз. Кеше бу дөньяга килгәннән алып, соңгы сулышына кадәр аның белән бергә була торган, кешегә пышылдап, аны начарлыкка өнди торган бер мәхълук бар икән.
Ул – Әл-Карыйн исемле шайтан. Шуңа да еш кына күңелебезгә килгән начар уйларны үзебезнең уйлар дип кабул итәргә ашыкмыйк, ә алар белән көрәшергә өйрәник.
Көн дәвамында кешенең башына нинди генә уйлар килми. Алар арасында гөнаһлы гамәлләргә этәрергә мөмкин булганнары да, гамәл-гыйбадәтләребезне кылуга зәгыйфьлек китерергә теләгәннәре дә бар. Кеше әле менә хәзер генә ихлас күңеленнән берәүгә сәдака күчерәм дип ниятләп куя, шунда ук күңелдән “берәү”: “Үткән атнада гына күчердең бит, үзеңә калмый юкса”, – дип пышылдый башлый. Яисә намаз вакыты кереп, укырга дип җыенсак, тәһарәтебезнең юклыгы, йә инде бөтенләй дә җылы суның сүндерелгән булуы искә төшеп, фарыз гамәлне кичектерү теләге уяна. Бу әле искә алган шайтанның эше.
Яшен тизлегендәге бу уйлар белән нишләргә соң? Алар килү белән ныклап тамыр җәяргә һәм кылырга теләгән изгелекләребезнең икенче планга күчүенә китерергә мөмкин.
Әгәр күңелебезгә андый начар уйлар килә икән, кичекмәстән “Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим”(“з” хәрефе сакау итеп укыла. – Ред.) дигән доганы даими рәвештә укырга кирәк, чөнки аның начар фикерләрне бездән этәрүдә тәэсире зур. Мәгънәсе: “Таш атып куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам”.
Нинди хәлдә дә иң беренче булып Яратучыбызга мөрәҗәгать итүебез мөселман кешесенең төп уңышы ул, чөнки барлык халәтне дә үзгәртүче, көйгә салучы Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: “Әгәр Аллаһы сиңа бер зарар белән кагылса, Аңардан башка шуннан коткарып калырлык һичкем юк”(“Әл-Әнгам / Терлек”, 6:17).
Ә шайтанга килгәндә, аның хакында Раббыбыз: “Һичшиксез, шайтан – сезгә [күптәнге һәм зур] дошман. Сез дә аны дошман итегез”,– дип әйтә (“Фатыйр / Бар кылучы”, 35:6)
Шул ук вакытта бу дошманны җиңә алырбызмы, ул бездән өстен чыкмасмы, дип борчылганда Коръәндә аның хакта: “Шайтанның хәйләсе бик көчсез”, – диелә (“Ән-Ниса / Хатыннар”, 4:76)
Бу дөньяда аның үз мәкерлекләре, адәм балаларына үче бар. Ул Раббыбызга мөрәҗәгать итеп болай дип әйткән: “Синең Бөеклегең белән ант итәм! Синең колларың исән булганда аларны адаштырудан туктамам!”
Бу сүзләргә җавап итеп Раббыбыз болай дигән: “Үземнең Кодрәтем белән ант итәм! Алар Миннән гафу итүемне сораганда аларны гафу итүдән туктамам!”
Раббыбыз Аллаһы Тәгаләдән безне гафу итүен сорап, Аңа якын булырга тырышып, начар уйлар килгәндә Аңа сыенып яши алсак иде.
Тимергали хәзрәт Юлдашев, “Саләх” мәчете имам-хатыйбы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев