«Кызымның баласы юк, корбан чалдыр, диләр. Ул нинди корбан икән?»
Сорауга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
– Сәдака нияте белән чалынган корбан була ул. Иң саваплы сәдака – ит белән бирелгәне. Сарыкны чалып, итен таратасың да, Раббым, кызыма хәерле, тәүфыйклы балалар насыйп итсәң иде, дип дога кыласың. Сәдака дога кабул булуга бер сәбәп булып тора. Авырган кешегә дә сарык чалырга киңәш итәләр. Корбан чалып, авыруыма шифа бир дип дога кыласың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев