Кырга, бакчага орлык чәчкәндә, үсентеләр утыртканда укыла торган дога
Кырга/бакчага чыкканда «Бисмилләәһ» әйтеп чыгылыр. Игә (утырта, чәчә) башлаганда да кабат «Әгуузү-бисмилләәһ» әйтелер һәм түбәндәге дога укылыр.
Әгъүүҙү би-Лләәһи минә-ш-шәйтъаани- р-раҗиииим
Бисми-Лләәһи-р-Рахмәәни-р-Рахиииим
Әфәра-әйтүм-мәә тәхруҫүүүүн
Ә-әннтүм тәзрагъүүнәһүү ән-нәхнү-з-зәәригъүүүүн.
(«Әл-Вакыйга / Вакыйга» сүрәсе, 63-64-нче аятьләр).
Әллааһүммә съалли гъәләә сәййидинәә Мүхәммәдиү-үә гъәләә әәлиһи үә съахбиһии әҗемәгъиин.
Үәрзүкъ(о)нәә ҫәмәраһүү
Үә-җегъәлнәә ли-әнгъүмикә минә-ш-шәәкириин.
Үә ләә хәүлә үә ләә къуввәтә илләә би-Лләәһи-л-гъәлиййи-л-гъәзъыййййм.
МӘГЪНӘСЕ:
«Таш атып куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенам».
«Дөньяда һәркемгә Шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә Рәхимле Аллаһ исеме белән».
«[Орлыкларын] иккән нәрсәләрегезне күрдегезме?
Аны сез үстерәсезме, әллә аны үстерүче Безме?»
(«Әл-Вакыйга / Вакыйга» сүрәсе, 63-64-нче аятьләр)
Аллаһым! Мөхәммәд (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) һәм аның әһле-әсхәбенә салават-сәламнәрең булсын.
Безне иккәннәребезнең җимеше белән ризыкландыр һәм безне нигъмәтләреңә шөкер иткән колларыңнан әйлә, [йә Рабби]!
Синнән башка һич көч һәм куәт иясе юк!»
Чыганак: «Дога китабы»
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев