«Ислам дөньясы» фестивале дин кардәшләрне берләштерә
Яшел Үзәндә шәһәребез мөхтәсибәте ярдәме белән оештырылган һәм 200дән артык кунакны сыйдырган беренче «Ислам дөньясы» мөселман мәдәнияте фестивале узды. Биредә ярминкә, күргәзмәләр, якты чыгышлар, мастер-класслар һәм бик күп кызыклы чаралар үткәрелде.
«Порт» яшьләр үзәгенә килеп керүгә, игътибарны каллиграфик язулар һәм Коръән сурәләре язылган искиткеч матур шамаилләр җәлеп итте. Гөлназ Сәлахова иҗат иткән гүзәллек чарага килгән беркемне дә битараф калдырмады, һәркем шамаилләрне якыннан карарга һәм алар белән фотога төшәргә ашыкты.
Ярминкә килүчеләрне уникаль кул эшләре: беләзекләре, алка-балдаклар, йомшак уенчыклар һәм курчаклар, өй сабыннары белән сөендерде. Шулай ук монда төрле чәйләр, тәм-томнар, китаплар, яулыклар һәм түбәтәйләр тәкъдим ителде.
Балалар өчен фестивальдә прәннекләрне бизәү, гипстан ясалган орнаментларны буяу, пластелиннан әвәләү, яулык бәйләү кебек мастер-класслар һәм спорт уеннары оештырылган иде.
Яшьләр үзәгенең актлар залында гаилә кыйммәтләренә багышланган әңгәмә узды. Хәзрәтләребез мәчетләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде һәм чараны алып баручыларның сорауларына җавап бирде.
– Кадерле, газиз Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче мөселман кардәшләр, балалар һәм килгән кунаклар, сезне барыгызны да мөбарәк Аллаһның сәламнәре белән тәбрикләп, сәламләп үтәм, әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Бүгенге үзенчәлекле матур фестиваль чарасы – зур бәйрәм! Ул безне гыйлем дөньясына чумдыра, ислам мәдәниятенең матур төсләрен тануга, җирлегебездә дин кардәшләребезнең ничек яшәгәнен белергә этәрә. Аллаһ Тәгалә барчабызга да исәнлек-саулык, рухи байлык һәм телебезне, милләтебезне, динебезне кадерләп саклап яшәргә, бабай-әбиләр калдырган мирасны югалтмый, киләчәк буынга тапшырырга насыйп итсә иде, – дип белдерде Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.
Бу фестивальдә гаиләләре белән чыгыш ясаучылар һәм мәктәп укучыларының катнашуы бик отышлы булды. Нуруллиннар гаиләсе, тәҗрибәләре белән уртаклашып, «Татар гаиләсендә җомга көне бәйрәме» дигән темага чыгыш әзерләгән иде. Нәни кызчык Сәидәнең һәм аның абыйсы Хәсәннең Коръән сүрәләрен яттан укуы, Хәятнең Габдулла Тукай язган «Таян Аллага» шигырен сөйләве залда утыручыларны таң калдырды.
Алга таба Римма Гайнетдинова җитәкчелегендәге 5нче гимназия укучылары «Достали родители», 16нчы мәктәп яшүсмерләре «Домашнее сочинение» дигән темаларга гыйбрәтле театраль тамашалар күрсәтте. Алия Исмаилова үзбәк телендә шигырь сөйләде һәм халыклар дуслыгына багышланган рәсемен тәкъдир итте. Рамил Гайфуллин – нәшидләр, ә Наил абый Гәрәев татар халык җырларын башкарды.
Фестивальнең кульминациясендә Яшел Үзән районы «Беренчеләр хәрәкәте»ндә («Движение первых») катнашучылар барлык кунакларны пылау, тәмле үләнле чәйләр һәм татар-халкының камыр ризыклары белән сыйлады.
Чараны оештыручылар фестиваль яхшы традициягә әверелер, дип өметләнә. Без исә, үз чиратыбызда, шәһәребез мөхтәсибәте һәм бу көнне онытылмаслык итеп оештырган һәркемгә рәхмәтләребезне белдерәбез! Әлеге күркәм фестиваль алга таба да үткәрелеп, халыкны мөселман мәдәнияте, аның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштыруның бер мөмкинлеге булып торсын.
Әлегә чарадан ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев