Игелекле кичә: Карашәмдә ифтар мәҗлесе узды
8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Карашәм мәдәният йортында күркәм чара узды. Авылының хөрмәтле хатын-кызлары өчен ифтар мәҗлесе оештырылды.
Бу кичә дуслык, хөрмәт һәм рухи бердәмлек билгесе астында үтте. Сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина билгеләп үткәнчә, изге Рамазан аенда мондый очрашулар күңелләргә тынычлык һәм яктылык өсти.
«Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, догаларыбыз ирешсен», — дигән теләктә кала Карашәм мәдәният йорты коллективы.
Ифтар ашы мөбәрәк булсын! Сәламәтлек, иминлек һәм җан тынычлыгы сезгә, хөрмәтле хатын-кызлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев