Гакыйкә корбаны кайдан килеп чыккан?
Яңа туган баланың башындагы чәче «гакыйкә» дип атала. Шуңа күрә, Аллаһның рәхмәтенә ирешү һәм сабыйны авырудардан саклау теләге белән чалына торган корбан гакыйкә корбаны дип атала. Аның икенче исеме дә бар – нәсикә.
Фото: редакция архивыннан
️Сүмрәт радыяллаһу ганһе хәбәр иткәнчә, Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Һәрбер сабый гакыйкәсе белән бәйләнештә була. Бала туганнан соң җиденче көнендә чәчен кыралар, исем кушалар, аның өчен гакыйкә корбаны чалалар», – дип әйткән (Имам Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).
Хәнәфи мәзһәбе буенча, гакыйкә корбаны мөбәх (гар. – рөхсәт ителгән) яки мәндүб (гар. – эшләргә тәкъдим ителгән, хәерле эш) булып тора. Бүтән мәзһәбләр фикеренчә, бу гамәл – сөннәт.
Кайчан чалына?
Гакыйкә корбанын бала туганнан алып, балигълык яшенә җиткәнче чалырга була. Ләкин, мөмкинлеге булган кешегә, гакыйкә өчен иң кулай вакыт ул, ул бала туып 7нче көн санала.
Гакыйкәгә чалыначак хайван нинди булырга тиеш?
Гакыйкә корбанына чалыначак малга карата бүтән корбанлыкка куелган шартлар, тәлапләр куела. Хуҗа кеше корбан итен үзенә калдыра яки башкаларга өләшә ала.
Искәрмә: корбан итеп чалынган хайванның сөякләрен чапмыйлар, ватмыйлар, сындырмыйлар, ә буыннар берләшкән ураннардан гына аералар. Шулай эшләгәндә баланың сәламәтлегенә уңай тәэсир булыр (мөстәхәб гамәл). Икенче бер фикер буенча, корбанлык хайваннарның сөякләрен чапсаң, бала тыйнак булып үсә.
Ничә корбан чалына?
Гакыйкә корбаны кыз бала өчен – 1, малай кешегә өчен – 2 бәрән итеп чалына.
Хозур дин турында блогыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев