Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Җеннәрдән (шайтаннардан) киртә булучы сүзләр

Әнәс (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырган хәдистән Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ (аңа Аллаһның салават-сәламнәре булсын) болай диеп әйтүе мәгълүм:

Фото: ясалма интеллект

«Мөселман кеше киемен салганда, ошбу сүзләрне әйтсә, алар шул Адәм баласы белән җеннәр арасында киртә (пәрдә) булырлар:

بِسْمِ اللّٰهِ الَّذِيْ لآ إِلٰهَ إِلَّا هُوَ الرَّحْمٰنُ الرَّحِيمُ

[Бисми-Лләәһи-л-ләҙий ләәәә иләәһә илләә Һү-үә - р-Рахмәәнү-р-Рахиим]

«Аннан башка [гыйбадәткә лаек] һичбер илаһ (зат) булмаган Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһ исеме белән»

(«Әл-Хәшер / Җыен» сүрәсе, 22-нче аятьтән өзек, Әбү Дауд, Әт-Тирмизи).

Кеше янында фәрештәләр һәм җеннәр/шайтаннар булуы билгеле. Соңгылары исә кешегә зыян китерергә мөмкин. Фәрештәләр кешеләрнең гаурәтләренә карамыйлар, ә шайтаннар, киресенчә, карарга бик ярата.

Әлеге доганы кием салганда (өсне алыштырганда, коенганда – гаурәтне ачканчы, ванна бүлмәсенә/мунчага кергәнче) кеше белән шайтан арасында күз тиюдән киртә булдыру өчен 3 тапкыр укырга киңәш ителә.

Көндәлек тормышта укыла торган догалар төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев