«Үлем тырнагыннан көчкә ычкындым»: Бөек Ватан сугышы хатирәләре
Ветераннар истәлекләре.
Фото: ясалма интеллект
...1944 елның 12 июлендә каты яраландым, шуннан соң мине «списать» иттеләр. 11 июль турында сөйлим. Иртән юынмадык та, ашамадык та, тылдагылар килеп җитмәгән диделәр. Нәкъ көн уртасы җиткәндә, танклар һәм пехота белән, немецлар көчле һөҗүмгә күчте. Аларны 100-150 метрга кадәр үзебезгә якын китерергә приказ булды. Каскам астында миллион бет кыймылдашкандай булды, куркудан чәчләрем үрә торды. Нәтиҗәдә, без немецларның өч танкын һәм дүрт бронетранспортын юк иттек, тегеләр безнең артбатареяны. Сәгать өчтә коры паек алып килделәр, биштә немец тагын атакага күчте, көчкә һөҗүмне кире кайтардык. Җидедә без һөҗүмгә күтәрелдек. Орыштан соң тәмәке төрдем һәм йоклап киткәнмен. Төнлә уяттылар, кайнар аш алып килгәннәр. Взвод командиры әйтүенчә, без узган тәүлектә һәр икенче сугышчыны югалтканбыз. Менә бу сугыштагы бер көн һәм аның һәр мизгеле минем хәтергә сеңеп калган. Чөнки иртәгәсен мин үзем дә үлем тырнагыннан көчкә ычкындым, бер аяксыз калдым...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев