«Ул иң югары бәя түләде...» (гыйбрәтле язма)
Бер көнне зәркән эшләнмәләр кибетенә кечкенә генә кыз кергән һәм аңа фирүзә ташларыннан ясалган муенсаны сатуларын үтенгән.
– Ә синең акчаң бармы соң? – дип сораган кибет хуҗасы.
– Әлбәттә, минем акчам бик күп, – дип җавап биргән кыз, прилавка өстенә «копилка»сында булган барлык акчасын – бакыр тиеннәрен бушатып. – Апамның иртәгә туган көне. Әниебез үлгәннән бирле ул безнең турыда кайгырта, аның үзе турында уйларга бөтенләй вакыты юк. Әлеге зәңгәрсу муенса аның күзләренә бик тә туры килә.
Зәркән кибетенең хуҗасы олы йөрәкле кеше була. Аның ятимнәргә булышасы килә: муенсаны матур капка сала һәм тасма белән бантлап бәйләп, кызчыкка суза.
Кичкырын кибеткә дулкынланган чибәр генә кыз килеп керә:
– Әйтегез әле, минем сеңелкәшемә бу муенсаны сез саттыгызмы? Аның мондый кыйммәтле әйбер алырлык акчасы юк. Күпме тора ул? Андый әйберләр алырга безнең мөмкинлек юк, кире алыгызчы!
– Кибетемдәге һәр эшләнмәнең бәясе – һәрвакытта да клиент белән минем арадагы килешү һәм бу сер, – ди кибет хуҗасы.
Кыз да үз сүзендә тора. Үзенең бурычлы булырга теләмәвен әйткәч, хуҗа:
– Ул иң югары бәя түләде... Сеңлегез зурлар бирә алмаган бәяне түләде: ул әлеге муенса өчен бар булганын калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев