Сеңлемне күралмыйм! (редакциягә килгән хат)
Газета битләрендә басылган хатларны укыйм да, уфтанып куям, йөрәк тә сыкрап ала. Балаларга төрле караш темасы безнең гаиләдә дә бар. Кызымның кызлары икесе ике әтидән. Нишләтәсең, беренче ире белән тормышы барып чыкмады. Юньсез иде, дип әйтергә дә телем бармый, чөнки андый түгел иде. Яманламыйм да, ул да кеше баласы. Нәрсәләредер килешмәде инде, язмагандыр, димәк. Өч ел яшәделәр дә...
...аерылыштылар. Ярты башым агарды шул вакытта. Балалары булмаса, алай кайгырмаган да булыр идем, кызлары – минем беренче оныгым туган, ике яшьлек иде шул. Аннары оныгым биш яшенә кадәр миндә үсте, дисәң дә була, кызым эшләде, тормышын көйләде.
Тагын кияүгә чыкты, матур гына яшиләр, шөкер. Әмма беренче кызларын ире кага инде, кызым да бернишләтә алмый. Юк, кулын да, тавышын да күтәрми анысы. Тик үз әтисе түгел инде, түгел. Аңа да үз кызы якын һәм кадерле булганга нәрсә әйтеп булсын? Уртак кызларына 11 яшь, анысы да минем онык, шулай ук бик каты яратам. Шулай да беренче оныгым якынрак, әллә мин үстерешкәнгәдер дә. Ул да мине ярата, «дәү әни» дип, өзелеп тора, бик еш яныма кайтып йөри. Менә 18 яшен тутырды. Бөтен эч серен миңа сөйли, күңелен бушата, елый да инде, бәгърем. Еларлык та шул.
Быел мәктәпне тәмамлады. Тырышып укыды, бер өчлесе дә юк, сынауларын да ярыйсы бирде. Әмма югары уку йортына керә алмады, балакай. Түләүсез бүлеккә үтә алмады, бюджет урыннары бик аз һәм анда бик зур балл җыючылар гына уза икән. Ә түләп укытырга мөмкинлек юк, мин пенсиям белән берничек тә ярдәм итә алмыйм. Кызым: «Акча җыям, әни, Зифаны (исеме үзгәртелде) укытырга кирәк», – дигән иде узган уку елы башында. Әмма ул акчаларны уртак балалары өчен тотканнар: ниндидер курсларга йөрткәннәр Казанга, репетиторларга, тагын әллә ниләргә диде инде шунда. Инде Зифа ачыктан-ачык әйтә, сеңлемне күралмыйм, ди. Аңа киемнәрнең дә кыйммәтлесен генә алалар, биш меңнән дә очсызрагы юк, ә мин әнидән калганны киям, ди. Аңа дигәч, чыгарылыш кичәсенә дә акча табылмаган, чөнки кызым икенче баласы белән чит илгә ял итәргә барды. Ә Зифаның әле диңгез күргәне дә юк. Ичмаса, миңа да алданрак әйтмәде, бөтен булган акчамны җыеп булса да, чыгарылыш кичәсеннән мәхрүм итмәгән булыр идем үзен. Кызыма да ачуым килә, ничек шулай аерып була инде бер карында йөртеп тапкан балаларыңны?! Иренә каршы бара алмый шул, тегесе каты холыклы.
Менә шулай шул инде ул, баласы була торып өйләнгәненә рәхмәтле булып, баш иеп яшисең. Үги әтисе Зифага телләп әйткән, синең өчен үз кызыбызны нәрсәдән дә булса мәхрүм итмәячәкбез, дигән. Үз әтисеннән бер ярдәм дә юк. Ачу итеп, аерылышкач, кызым аларны аралаштырмады да, алиментка да бирмәде. «Безне башка бернәрсә дә бәйләмәячәк!» – дип, кырт кисте.
Инде Зифа укырга керә алмады, әмма Казанда эш тапкан. «Дәү әни, тырышып эшлим, акча җыям, барыбер укырга керәм һәм яшәргә Казанга китәм. Минем әниләр белән башка бер генә көн дә торасым килми. Һәм, һичшиксез, бәхетле булам! Уңышлар телә миңа», – ди. Теләмимме соң?!
Менә шундый хәлләр бар безнең гаиләдә дә. Ахыры хәерле булсын.
Сәлам белән, газета укучыгыз Равилә.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев