Ничек һәрвакыт бәхетле булырга? Бәхет сере (гыйбрәтле язма)
Иҗат

Ничек һәрвакыт бәхетле булырга? Бәхет сере (гыйбрәтле язма)

Бер кеше гомере буе бәхетле булган. Ул һәрвакыт елмайган, көлгән һәм беркем һичкайчан аны моңсу килеш күрмәгән. Бу уңайдан аңа:

Фото: ясалма интеллект

– Сез нигә беркайчан да моңсуланмыйсыз? Ничек һәрвакыт шулай гел сөенеп кенә йөри аласыз? Бәхетегезнең сере нәрсәдә? – дип, төрле сораулар бирүчеләр дә булгалаган. Аларга бу кеше болай дип җавап биргән:

– Кайчандыр мин дә синең кебек моңсу идем. Һәм кинәт бер уйдан айнып киткәндәй булдым: барысы да миннән тора – бу бит минем тормыш! Һәм яшәвемнең һәр көне, һәр сәгате, һәр минуты нинди буласын мин үзем сайлыйм! Шуннан бирле, йокымнан уянганда һәрвакыт үземнән:

– Ну, бүген нәрсәне сайлыйм: сагыш-моңсулыкмы, әллә шатлык-сөенечме? – дип сорыйм. – Һәм һәрвакыт шатлык-сөенечне сайлыйм булып чыга. Шуңа, күзләремдә бәхет чаткылары, йөземдә елмаю үзеннән-үзе кабына. 


Нет комментариев