«Һәркемгә укуга караганда җан кадерлерәк»: сугыш вакытындагы мәктәп еллары
Укучы хаты.
Фото: ясалма интеллект
...Сугышка карамастан, мәктәп ябылмады. Укырга китаплар, язарга каләм-кәгазьләр булмаса да, балаларга белем бирергә, дигән катгый сүз бар иде. Бер китап берничә балага иде, алар берсенең өенә җыелышып дәрес әзерләде. Карандаш та булмаган гаиләләр күплектән, нинди дә булса такта кисәгенә күмер белән яздылар. Язу карасы урынына су белән болгатылган кырым да кулландык. Ә нишлисең?! Кияргә кием, аяк киеме булмаганлыктан, бер гаилә балалары мәктәпкә чиратлашып йөрде: бер көнне апасы, икенче көнне сеңлесе. Газетаның ак урыннары дәфтәрне алыштырды... Беренче дәрес фронттагы хәлләр, яңалыкларны сөйләүдән башлана, һәр көнне линейка була. Анда староста һәр классның өлгереше турында рапорт бирә һәм иң күп бишле алган класска күчмә Кызыл байрак тапшырыла. Бу фронтта нинди дә булса орышта җиңүгә тиңләштерелә, шуңа яхшы билгеләр алырга бик тырыша иделәр. Белем аласы килеп тә, мәктәпкә йөрергә бөтенләй мөмкинлекләре булмаган балалар да бар иде. Без андыйларның өйләренә барып укытырга тырыштык. Мәктәпкә килергә бөтенләй теләмәгән малайлар белән аеруча авыр булды, чөнки алар ач килеш укырга йөргәнче, колхозда хезмәт көне эшләүне өстенрәк күрә, әнисенә булыша. Ничек сүз әйтәсең аларга... Һәркемгә укуга караганда җан кадерлерәк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев