31 май 2022 яңалыклары
-
Мәктәп урманчылыгын булдыру проектын тормышка ашыру кысаларында Раифа авыл җирлегендә Хәтер аллеясына нигез салынды
Проектның инициаторы-җирлек башлыгы Илсур Нуриев.
-
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләргә бәйрәм бүләк итте
Предприятие Чистай һәм Норлат балалар йортларына да сөт җыелмаларын тапшырды.
-
Яшел Үзән районында полиция хезмәткәрләре 2 километрдан артык озынлыктагы балык тоту ятьмәсен алган
«Уылдык чәчү» операциясе кысаларында оператив-эзләү чаралары вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгында браконьерлар тарафыннан законга каршы эшчәнлектә кулланыла торган агач корылма ачыклаган, аннан гомуми озынлыгы 2036 метр булган 43 балык тоту ятьмәсе алынган.
-
Көзге бөртекле культураларның авырулары уңышның өчтән бер өлешен югалтуга китерергә мөмкин
«Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы белгечләре бер атна эчендә 15,7 мең га мәйданда авыруларны ачыклау өчен көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерделәр.
-
Җиңүчеләребез билгеле
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Яшел Үзән” газетасы “Ярдәмчем үсә” дигән фото һәм видеолар бәйгесе игълан иткән иде. Ниһаять, бәйрәм алдыннан, конкурска йомгак ясалды.
-
ЭШТӘ БУЛСА БАТЫРЛЫК,ШУНДА БУЛА МАТУРЛЫК
Күгәй авылының балалар бакчасында һәм мәктәп территориясендә яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре бара.
-
️Яшел Үзән полицейскийлары өч машина урлавын ачыклады
Кизү частена гариза белән Васильево бистәсендә яшәүче 25 яшьлек ир мөрәҗәгать итте.
-
Татарстанда 17 яшьлек сөйгән егетенә пычак кадаган укытучы кызга хөкем карары үзгәрде
Татарстан Югары суды моңарчы укытучы булып эшләгән 21 яшьлек кызга карата хөкем карарын йомшартты.
-
1 июньнән 8-17 яшьлек балалар өчен түләүләр күләме артачак
1 июньнән яшәү минимумының күләме 10 процентка артуы сәбәпле, балалар өчен яңа айлык түләүләрнең дә күләме арта.
-
Татарстанда яшәүчеләр саны 4 миллионнан артып киткән
Шуларның өч миллионнан артыгы шәһәрдә яши.
-
Вәхши ана
Иркутск өлкәсендә 20 майда 7 һәм 9 яшьлек ике малайны хастаханәгә китерәләр
-
Төркиядә битлек режимын бетерделәр
Бу коронавирус чикләүләренең йомшаруы авырулар санының кимүенә бәйле.