Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 17 яшьлек сөйгән егетенә пычак кадаган укытучы кызга хөкем карары үзгәрде

Татарстан Югары суды моңарчы укытучы булып эшләгән 21 яшьлек кызга карата хөкем карарын йомшартты.

Ул 17 яшьлек сөйгән егетенә пычак кадаган өчен хөкем ителгән иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Тукай районында укытучы кыз былтыр сентябрьдә көнчелектән ярсып, сөйгән егетен пычак белән яралый. Суд аны алты ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

27 майда булган суд утырышында хөкем карарын йомшарттылар. Бу кыз алты ел ярым урынына биш ел төрмәдә утырачак. 

Фаҗига Тукай районының «Татарстан» совхозында була. Көллияттә укучы 17 яшьлек егет үзенең йортында яралана. Чаллы мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче сөйгән кызы аның аркасына һәм күкрәгенә пычак кадый. 

«Беренче көннән үк улым авыр хәлдә. Табиблар сүзләренчә, аны бирегә вакытында китереп җиткергәннәр, бераз булса, ул кан югалтудан үләр иде. Операцияләр, донорлар каны, табиблар тәҗрибәсе ярдәм итте. Бердәнбер улымны саклап калган өчен аларга рәхмәт», — ди егетнең анасы Светлана Флоридовна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев