Шуларның өч миллионнан артыгы шәһәрдә яши.
Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши, шуларның 3 милионнан артыгы - шәһәр халкы. Бу хакта Росстат бастырып чыгарган Бөтенроссия халык санын алуның беренчел нәтиҗәләре тасфирлый.
Татарстан халык саны буенча 8нче урында бара. Аның алдында Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Свердловск, Ростов өлкәләре һәм Башкортстан Республикасы килә.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алу Россиянең барлык субъектларында 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итте.
Нет комментариев