Көзге бөртекле культураларның авырулары уңышның өчтән бер өлешен югалтуга китерергә мөмкин
«Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы белгечләре бер атна эчендә 15,7 мең га мәйданда авыруларны ачыклау өчен көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерделәр.
Басуларда фитомониторинг майның өченче декадасында үткәрелде. 6,7 мең гектарда (тикшерелгән мәйданнарның 43 проценты) ончыл чык (мучнистая роса) авыруы ачыкланган. Авыру таралу күрсәткече уртача - 6, үсеш 1 процент тәшкил итә. Учреждение белгечләре билгеләп үткәнчә, ончыл чык авыруы белән зарарланган очракта үсемлекләрнең ассимиляция өслеге кими, хлорофилл таркала, сабаклар саны кими, яфраклар вакытыннан алда кибә, башаклану тоткарлана, башактагы бөртекләр саны һәм ашлыкның сыйфаты кими. Нәтиҗәдә уңыш күләме 15тән 35 процентка кадәр кимергә мөмкин.
Септориоз авыруы тикшерелгән мәйданнарның 20 процентында ачыкланган. Авыруның таралуы - 4, үсеш 0,5 процент. Бу чир белән зарарлану үсемлекләр үсүенең акрынаюына, яфракларның вакытыннан алда кибүенә, башактагы бөртекләрнең һәм ашлык щупы кимүгә, ә сабак төеннәре зарарланганда – үсемлекләрнең егылуына китерә. Септориоз авыруы бөртекле культураларның 10-15 процент уңышын югалтуга сәбәбче булырга мөмкин.
Көзге культураларда гөмбә (бурая ржавчина) авыруы тикшерелгән мәйданнарның 3 процентында ачыкланган. Бу авыру белән зарарланган вакытта орлыкларның тишелеше начарлана, ашлык уңышы, аның сыйфаты кими. Зарарланган үсемлекләр корылыкка, кырауларга бирешә. Мондый хәлдә бөртекнең тигез өлгермәве куркынычы туа. Көчле үсеш алган очракта уңыш югалту 30 процентка җитәргә мөмкин.
"Ончыл чык, гөмбә яки башка авырулар бөртекле культураларның уңышы сизелерлек кимүгә китерә. Шуңа күрә без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үсемлекләрне саклау буенча үз вакытында чаралар күрергә, кирәк булганда чәчүлекләрне фунгицид белән эшкәртергә киңәш итәбез”, - дип “Россельхозцентр"ның Татарстан филиалы җитәкчесе Виталий Новичков.
Учреждение белгечләре температура +18...+25 °С булганда чәчүлекләрдә саклау чараларын үткәрергә киңәш итә.
Көзге культураларда яфрак авырулары булганда биологик фунгицидлар -Ризоплан, Ж; Псевдобактерин-2, Ж; Фитоспорин-М, Ж һ.б.белән эшкәртү киңәш ителә. Фунгицид белән эшкәрткәндә үсемлекләрнең иммунитетын арттыру өчен микробиоашламалар һәм микроашламалар өстәргә кирәк (Гумат «Здоровый урожай»).
Чыганак - «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев