29 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Яшел Үзәндә райондагы әниләргә багышланган Instagram-челлендж узды
Марафон котлауларны район башлыгы Михаил Афанасьев ачты, күңелле флешмоб идеясе дә аныкы. Яшел Үзән мэры Флүрә Васильевнаның әнисе, абыйсы һәм апасы белән иске архив фотосурәтен урнаштырды.
-
СПИДка каршы көрәш көненә «кайнар линия»
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт учреждениеләре тарафыннан 2021 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр, Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» һәм тематик консультацияләр уздырыла.
-
Дистанцион юл белән алган товарга дәгъва күп
2021 елда кулланучылардан 600дән артык шикаять кабул ителеп, шуларның 35 проценты уңай хәл ителгән.
-
Татарстанда 248 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Татарстанда 248 яңа COVID-19 очрагы ачыкланган. Алар барысы да республика территориясендә. 94 кеше хастаханәгә салынган, 154 кеше өйдә дәвалана.
-
25 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды
Фестиваль 2016 елдан бирле «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
-
«Максатым – кешеләргә күбрәк ярдәм итү, белемемне арттырып тору»
Берәр матур нәрсәне аңлатырга кирәк булса, «энҗе кебек инде менә» диләр. Энҗе кебек ап-ак, энҗе кебек тезелеп тора, энҗе кебек ялтырый... Энҗе исемле хатын-кызлар да, әгәр дә исеме җисеменә туры килсә, шундый камиллеккә омтылучан сыйфатка ия була торгандыр. Безнең танышыбыз нәкъ менә шундыйлардан.
-
"Республика һәм аның халкы асылын концентрацияләү": Татарстан әләменә бүген 30 ел
Бүген Татарстан Дәүләт флагы кабул ителүгә утыз ел тула. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе соңгы гасырда республиканың төп символларының берсе нинди трансформация кичергәнен һәм Татарстанның дәүләтчелеген торгызуда нинди роль уйнавын ачыклады.
-
Михаил Афанасьев Яшел Үзән районында уртача хезмәт хакы турында сөйләде
Татарстанның Яшел Үзән районында уртача хезмәт хакы 36 862 сум тәшкил итә.
-
Безнең җирлекләргә яңа уңайлыклар килә
Район башлыгы Михаил Афанасьев Зур Ключи авыл җирлегендә булды. Биредә Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашында районда беренче модульле кибет ачылды.