Дистанцион юл белән алган товарга дәгъва күп
2021 елда кулланучылардан 600дән артык шикаять кабул ителеп, шуларның 35 проценты уңай хәл ителгән.
Ел саен ноябрь аенда азык-төлекнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне үстерү һәм ярдәм итү максатларында, сыйфат атналыгы уздырыла. Хәзер РФ Президенты Указы белән ноябрьнең һәр икенче пәнҗешәмбесе һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Быел исә Бөтендөнья сыйфат атналыгы чаралары 8 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр барды.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезендә товар, эш һәм хезмәт сатып алучының сәламәтлеге һәм аның әйләнә-тирә мохите өчен куркынычсыз, сыйфатлы булырга тиеш.
Әмма кайвакыт товарда җитешсезлекләр булырга мөмкин.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы закон эш һәм хезмәт күрсәтүләр, товарларның сыйфатында ике төр җитешсезлеккә басым ясый:
- җитешсезлек – товарның (эш, хезмәт күрсәтүләрнең) законда билгеләнгән мәҗбүри таләпләргә туры килмәве;
- зур җитешсезлек – үтәп булмаслык кимчелек, ул чыгымнарсыз яисә вакыт үтмичә бетерелә алмый, яки берничә тапкыр ачыклана, яисә аны юкка чыгарганнан (ремонтлаганнан) соң кабат ачыклана һ.б.
Кулланучының сыйфатлы товарга, эшкә һәм хезмәткә хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 4нче маддәсе нигезләмәләре белән беркетелгән.
– 2021 елда ТРда санитария һәм эпидемиология үзәге Яшел Үзән филиалының консультация пунктында сыйфатсыз товар сату, хезмәт күрсәтүләргә бәйле рәвештә кулланучыларның 605 мөрәҗәгате теркәлде, – дип сөйли әлеге пунктның җитәкчесе, гомуми гигиена табибы Надеж да Александрович. – Иң күп мөрәҗәгатьләр сыйфатсыз товарларны сатып алу турында: кәрәзле телефоннар, техник яктан катлаулы (планшетлар, компьютерлар, смарт һәм механик сәгатьләр, тузан суырткыч, суыткыч, газ һәм электр җиһазлары, автомобиль кебек товарларга туры килә. Сыйфатсыз аяк киеме, кием-салым, мебель, медицина приборлары (тонометрлар, глюкометрлар) икенче урында тора. Болардан соң башкалар, әйтик чәйнекләр, наушниклар, аккумуляторлар, төзелеш материаллары, савыт-саба, урын-җир әйберләре һәм азык-төлек продуктлары бара.
Хәзерге вакытта дистанцион юл белән сатып алынган товарларга дәгъ валар бик күбәйде. Еш кына кулланучыларга заказына туры килмәгән әйберләр җибәрелә. Әйтик, заказ биргән кофта урынына тукыма кисәге җибәрелә.
Сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләр һәм кулланучыларны алдаулар арасында мөрәҗәгатьләрнең шәхси тематикасы ТКХ, юридик, финанс хезмәтләре (кулланучылар кредитлары, страхование һ.б.); медицина, товарларны ремонтлау буенча көнкүреш хезмәте, ишекләр һәм пластик тәрәзәләр кую, заказлар һәм җиһазлар белән тәэмин итү хезмәтләренә бәйле.
Надежда Александрович аңлатуынча, кулланучылардан килгән 184 дәгъ ва сәүдә нокталарына, хезмәт күрсәтүчеләргә җибәрелгән. Нәтиҗәдә, шуларның 35 проценты канәгатьләндерелгән һәм алар судка кадәр барып җитмәгән. Ягъни сыйфатсыз товар өчен акчасын кулланучыга кире кайтарып яисә башка товарга алмаштырып биргәннәр.
– Әмма еш кына безнең сәүдә объект лары, эшкуарлар, сатучылар кулланучылардан язма дәгъваны карауга алуга да каршы килә һәм алар җәнҗаллар белән тәмамлана, – ди консультация пункты җитәкчесе. – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен раслау турында» 2463нче карары нигезендә кулланучының дәгъваларын кабул итү, карау һәм законлы таләпләрен канәгатьләндерү сатучылар өчен мәҗбүри булып тора.
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тоту кулланучылар хокук ларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм аның территориаль органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясе законнары һәм башка норматив хокукый актларда билгеләнгән кулланучылар хокукларын бозган өчен сатучы административ, җинаять яисә гражданнарның хокукый җаваплылыгына тартылыр га мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев