29 август 2024 яңалыклары
-
«Транснефть - Прикамье» АҖ Пермь краендагы җитештерү объектында насос җайланмасын алыштырды
«Транснефть - Прикамье» АҖ белгечләре Пермь краендагы «Урал» нефть эшкәртү станциясендә яңа магистраль насос агрегатын (МНА) тоташтыру буенча планлы эшләрне башкарды.
-
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясенә кушылды
Хастаханә яны мәйданчыгында махсус хәрби операция зонасында катнашучы солдатларыбызның балаларына Яшел Үзән медицина көллияте волонтерлары мавыктыргыч уеннар үткәрергә ярдәм итте.
-
Газы, юлы булмаган Үтәнгеш авылы бүгенге көндә ничек җан асрый?
Районыбызның гүзәл табигать кочагында, тирә-юнен урманнар әйләндереп алган искиткеч матур урында урнашкан Үтәнгеш авылында булып кайттык. Олы Яке җирлегенең иң кечкенә авылларының берсе ул, биредә бары 12 кеше яши, җәен халык саны арта. Газы, юлы булмаган авыл бүген ничек җан асрый соң?
-
Төзүчеләр һәм Сәйдәшев урамнары буенча хәрәкәт тулысынча ачылды
Игътибар итүегезне сорыйбыз: боҗралы хәрәкәт төп юл булып санала.
-
Садыйковлар гаиләсе – Мулла Иле авылы «Халык фронты»ның иң актив волонтерлары
Актив волонтерлык эшчәнлеге, чын патриотлык өчен Рамил Гадил улы һәм аның тормыш иптәше Лилиягә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Үсмер кызның ашказаны чәч белән тулган
Аның ашказаны турысында авырту була, коса, кикерә, ябыга.
-
Бүген Татарстанда нинди һава торышы булачак?
Бүген, 29 август көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.
-
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре Яшел Үзән районы тарихи урыннарын зиярат итте
Казан шәһәренең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе кичке бүлеге бер төркем шәкертләре җәйге ялларының бер көнен Яшел Үзән районы тарихи урыннарын зиярат итүгә багышлады.