22 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Кышкы спортның файдасы нидә?
Роспотребнадзор кышкы спортның сәламәтлек өчен зур файда китерүе турында искәртә. Ачык һавада шөгыльләнү организмны чыныктыра, мускулларны ныгыта, канны кислород белән баета һәм яхшы физик формада булырга ярдәм итә.
-
Җыр һәм моң бәйрәме: Олы Ачасырда Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев концерты гөрләде
Телевизордан карау бер, якыннан күрү икенче икән лә ул. Тамашачы каршында җырлы, моңлы гаилә чыгыш ясады. Чын мәгънәсендә үрнәк гаилә...
-
Казанда чүп яндыручы ТЭСны төзү 2029 елга күчерелде
Казанда чүп яндыручы ТЭС 2026 елда төзелеп бетмиячәк, объект фактик рәвештә консервация хәлендә тора.
-
Кыслаларга 2026 елда акланмаган шикле адымнар ясамау мөһим
***
-
Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең бәяләре күтәрелде
Бәяләр күтәрелүе яңа елның беренче ике атнасында ук сизелә башлады.
-
Татарстанда үсмер мошенникларга 38 миллион сум акча биргән
Узган ел Татарстанда мошенниклар гамәлләреннән иң зур зыянны үсмернең әти-әнисе күргән: ул аферистларга 38 миллион сум тапшырган.
-
Исерек айнымасын (тормыштан)
Әни эштә булып, өйдә үги әти генә булса, мин дәресләр беткәч өйгә кайтырга да куркып, әле – бер, әле икенче дус кызымда әнинең эштән кайтыр вакыты җиткәнен көтеп утыра идем. Мине дус кызларымның әниләре – җиде ятлар ашатты, җиде ятлар кызганды. Үз әнием кызгангандырмы, юкмы – мин аны тоймадым. Үги әтидән зарлансам: «Син үзең гаепле. Лап-лоп басып йөрисең, авызыңны чәпелдәтеп ашыйсың, үзеңне матур тотмыйсың», – дип, бар гаепне миңа йөкләп калдыра иде...
-
22 гыйнварга һава торышы
***