20 август 2020 яңалыклары
-
Лолита авыр хәлдә
"Модерн" театры Мәскәүдә беренчеләрдән булып яңа сезон ачты.
-
Татарстанда иң яхшы "Автоледи-2020" сайладылар Җиңүче Әлмәт районыннан
Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе бинасы янында "Автоледи" егерменче юбилей конкурсы узды, анда кызлар машина йөртү күнекмәләрендә үзара ярыштылар.
-
Опятадан икра
Опята гөмбәсеннән ни генә пешерсәң дә, һәрвакытта да тәмле була, чөнки ул хуш исле. Димәк, без ясыйсы кабымлык та тәмлеләрдән. Әлеге рецепт белән майлы гөмбә, каен, ак һәм усак гомбәсен дә әзерләргә мөмкин. Гөмбәләр зур, артык өлгергән булса да ярый яки аларның аякларын гына да кулланырга була.
-
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә әзер
Яңа уку елында республикада парталарга беренче тапкыр 56 мең бала утырачак.
-
Дилә Нигъмәтуллина икенче бала алып кайтырга җыена
Җырчылар үз тормышларын бераз яктырту максатыннан социаль челтәрләрдә язылучыларының кайбер сорауларына җавап бирәләр.
-
Татарстанда грипптан 2,3 млн кешегә прививка ясатырга җыеналар
Республикада яшәүчеләрнең 60 процентын колачлау планлаштырыла.
-
Грипп та килер, качып калмас
2020 елның 9 августыннан Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибы Анна Попованың «2020-2021 елларда эпидемия чорында гриппны һәм кискен респиратор вирус авыруларын, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары турында» 2020 елның 13 июлендәге 20нче карары үз көченә керде.
-
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланды
Татарстанда тәүлегенә СОVID-19 йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланды: шуларның 1се читтән торып йоктыру очрагы, дип хәбәр итә республика оператив штабы. Җиде кеше хастаханәгә озатыла.
-
Татарстан Роспотребнадзоры 1 сыйныфлар өчен мәктәп линейкалары уздыруны хуплады
Бу хакта ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
Бари Алибасов хатыны Лидия Федосеева-Шукшина белән аерылыша
Гаиләдә фатирлар мәсьәләсендә җәнҗаллар чыкты. Продюсер Бари Алибасов танылган актриса Лидия Федосеева-Шукшина белән аерылыша. Бу турыда Starhit хәбәр итте.
-
Кешене эзлиләр
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге «Полукамушки» микрорайонында ут төртү шаһиты булырга мөмкин булган ир-атны эзли.
-
Татарстанда медицина хезмәткәрләре “ковид түләүләре”н алачак
Ярдәмне югары белемле медицина хезмәткәрләре алачак, алар беренчел медицина-санитария һәм махсуслаштырылган ярдәм күрсәтә.
-
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Яшел Үзән районы медицина хезмәткәрләре белән очрашты
Безнең районга сәфәре башында ул Васильево район хастаханәсендә ремонт барышы белән танышты. Аннары Васильево Мәдәният йортында җирле табиблар белән аралашты.
-
Яшел Үзәннең полиция хезмәткәрен "Мерседес" исерек йөртүчесенең һөҗүме аркасында төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар
Инспектор чит ил машинасының йөртүчесен туктатырга тырышканнан соң, инцидент килеп чыккан, дип хәбәр ителә. Ул вакытта "Мерседес" руле артында 29 яшьлек ир-ат исерек хәлдә була.
-
Щурячий бистәсендә вакытлыча газ сүнә
"Зеленодольскгаз" ЭПУ хәбәр иткәнчә, югары басымлы газүткәргечтә ремонт эшләре белән бәйле рәвештә 25 августта 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән районының Щурячий бистәсендә 182 абонентка газ бирү вакытлыча туктатылачак.