17 декабрь 2020 яңалыклары
-
Карамалы Тау китапханәсендә иминлек дәресе үткәрелде
Иминлек дәресен "Знай! Умей! Действуй!" Бөтенроссия акциясе кысаларында җирле балалар өчен Карамалы Тау китапханәчеләре уздырган. Физкультминут, күңелле интерактив уеннар балаларны битараф калдырмаган.
-
Россиядә җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә 5 мең сум түләнәчәк
Дәүләт балаларга Яңа елга бүләк ясый. Россиядә җиде яшькә кадәрге балалы барлык гаиләләргә дә 5 мең сум түләнәчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.
-
Йөткерүдән берничә дәва
Әгәр дә коры йөткерү булса, кайнап чыккан сөткә йомырка сарысы салып болгатырга кирәк. Май (туң май бигрәк тә яхшы) һәм бал өстәргә мөмкин.
-
Халык санын алуны Миңнеханов 2021 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе дип атады
Муниципаль хакимият Бөтенроссия халык санын алуны уңышлы уздыру өчен шартлар тудырырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы кемгә прививка ясарга ярамавы турында аңлата
Яшел Үзән табиблары кисәтә - кайбер кешеләргә коронавирустан прививка ясатырга ярамый.
-
Яшел Үзән полицейскийлары урлауда шикләнелгән кешене ачыклаган
Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре кәрәзле телефон һәм банк карталарын урлауда шикләнелүче 37 яшьлек Казанда яшәүчене ачыклаган.
-
Галим кемнең коронавирус йоктырмаячагы турында сөйләде
Күптән түгел коронавирус инфекциясе йога алмый торган кешеләр турында билгеле булды.
-
Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны яңа ел корпоративларын тыймаска чакырды
Яңа коронавирус инфекциясен таратуга каршы көрәш чаралары муниципаль хакимият өчен актуаль булып калырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга яңа ел корпоративларын уздыруны чикләмәскә, шул ук вакытта барлык санитария таләпләрен үтәргә өндәде. Бу хакта республика җитәкчесе бүген ТР Муниципаль берәмлекләре Советының XV съездында белдерде.
-
«Хәләл - тормыш рәвеше» бөтенроссия конференциясендә Яшел Үзән районыннан күпбалалы әни катнашты
“Әл-Мәрҗани” мәчетендә конференцияне оештыручылар “Хәерле дөнья барыбыз өчен дә” сәламәтлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге”, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты, Ислам юридик үзәге һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы.
-
Табиб Яңа елга кемгә хәмер эчәргә ярамавы турында сөйли
Коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләргә алкоголь кулланудан, шул исәптән Яңа ел төнендә дә тулысынча баш тартырга кирәк.
-
Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының яңа ел теләкләрен үтиячәк
“Теләкләр чыршысы” акциясендә республиканың 60 бала теләген үтиячәк муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
-
Миңнеханов «ТР шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре» китабын тәкъдир итүдә катнашты
Китап ике дәүләт телендә - рус һәм татар телләрендә чыкты.
-
2021 елда законнарда нинди үзгәрешләр көтелә
Яңа законнар, салымнар һәм штрафлар — һәр яңа ел саен була торган күренеш. 2021 елда мөһим үзгәрешләр барлык тормыш өлкәләренә һәм һәр кешегә дә кагылачак.
-
М12 төзелеше 80 меңгә якын эш урыны булдырачак
Трасса Мәскәүдән Казанга бару вакытын ике тапкырга кыскартачак, шулай ук, 2,4 трлн сумга макроикътисади эффект бирәчәк.
-
Миңнеханов: исерек машина йөртүчеләрне кызганырга ярамый, шунда ук хокукларыннан мәхрүм итәргә кирәк
Ел башыннан бирле юл-транспорт һәлакәтендә 200дән артык кеше һәлак булган, аларның һәр дүртенчесе - исерек йөртүчеләр гаебе белән.