Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән полицейскийлары урлауда шикләнелгән кешене ачыклаган

Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре кәрәзле телефон һәм банк карталарын урлауда шикләнелүче 37 яшьлек Казанда яшәүчене ачыклаган.

Хәзерге вакытта бу ир талау кылган өчен төзәтү колониясендә җәза үти.

Шикләнелүче үз гаебен тулысынча таныган һәм Яшел Үзән кафесының берсендә ял иткән вакытта ике ир-ат белән танышуын сөйләгән. Яңа танышларының берсенең исерек булуыннан файдаланып, ул аның кесәсеннән телефоны белән банк карталарын урлаган. Соңрак ул телефонны ташлаган, ә банк карталарыннан 24500 сум күләмендә акчаны алып, аны шәхси ихтыяҗларына сарыф иткән.

Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлешенең «г» пункты буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта шикләнелүченең җинаятьчелек эшчәнлеген документлаштыруга юнәлдерелгән тикшерү һәм башка процессуаль гамәлләр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев