Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Йөткерүдән берничә дәва

Әгәр дә коры йөткерү булса, кайнап чыккан сөткә йомырка сарысы салып болгатырга кирәк. Май (туң май бигрәк тә яхшы) һәм бал өстәргә мөмкин.

Йөткергәннән, йомшартылган сыер мае белән вак итеп туралган (яки пресс аша чыгартылган) сарымсакны кушарга һәм шуны күкрәк, арка, җилкәләргә ышкып, өстеннән футболка яки күлмәк киеп йокларга.

Салкын тиеп авырый башлаганыгызны сизгәч үк, кайнар суга карлыган (мөгаен, суыткычыгызда катырганы бардыр) белән шикәр комы салып болгатыгыз һәм көн дәвамында эчегез.

Белешмә: С витамины иммун системасын ныгыта һәм аңа рәхмәтле рәвештә организм салкын тиеп авыруларны тизрәк җиңә. Ә карлыганда С витамины лимонга караганда өч тапкырга күбрәк. Шуңа күрә карлыган терелүгә яхшырак ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев