Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Хәләл - тормыш рәвеше» бөтенроссия конференциясендә Яшел Үзән районыннан күпбалалы әни катнашты

“Әл-Мәрҗани” мәчетендә конференцияне оештыручылар “Хәерле дөнья барыбыз өчен дә” сәламәтлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге”, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты, Ислам юридик үзәге һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы.

Норлат авылыннан Рәйсә Миңнуллина - күп балалы әни. Ире белән бергә алар 15 бала тәрбияли, шуларның 13е Норлат балалар йортының элеккеге тәрбияләнүчеләре. Моннан тыш, Рәйсә Рәшит кызы - тәрбиягә бала алучы гаиләләренең төбәк клубы рәисе. Конференциядә ул “Күпмилләтле гаилә - сәламәт гаилә” дигән доклад белән чыгыш ясады.

- "Хәләл - тормыш рәвеше" проекты нигезендә, принцип буларак, сәламәт аң, фикерләр образы һәм сәламәт яшәү рәвеше ята. Бу, шулай ук, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү өчен үзенчәлекле мәйданчык, - дип уртаклашты Рәйсә Миңнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев